ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Фестиваль урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите тудыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Роспотребнадзор «черкиләрнең зур һөҗүме бу язда россиялеләргә ишеләчәк» дигән мәгълүматны тараткан ММЧ адресына әлеге мәгълүматның чыганагын бирүне сорап рәсми сорау юллады. Шуның белән бергә, ведомство хәбәр иткәнчә, карлы һәм салкын кыш үзеннән-үзе черки һәм талпаннарның «чайкалуын» гарантияләми. Популяцияләр динамикасы өчен язгы һава шартлары хәлиткеч әһәмияткә ия. Әйтик, озакка сузылган һәм салкын яз талпаннарның активлашу вакытларын соңрак чорларга күчерергә мөмкин. Черки личинкалары үсеше өчен кирәкле вакытлы сулыкларның тиз кибүе, популяциянең көтелгән артуын киметеп, аларның яшәү циклын өзәргә мөмкин. Черкиләрнең массакүләм иртә популяциясен Формалаштыру һәм талпаннарның вакытыннан алда чыгуы өчен иң уңай шартлар җылы һәм дымлы яз вакытында барлыкка килә. Черкиләр өчен май һәм июнь башындагы һава шартлары хәлиткеч әһәмияткә ия, ә талпаннар моңа тотрыклырак.


15
март, 2026 ел
якшәмбе

Әлмәт авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.

Фидакарь хезмәтегез белән сез Сарман районы инфраструктурасының яшәргә сәләтле булуын тәэмин итеп, гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Хезмәт күрсәтү спектрын даими киңәйтәсез, торак пунктларны төзекләндерәсез. Хезмәтегез предприятиеләр һәм учреждениеләрнең  өзлексез эшләвенең ышанычлы гарантиясе.
Зур тырышлык, җаваплылык, түземлек, махсус белем һәм осталык таләп итүче вазифаларыгызны югары дәрәҗәдә башкару белән беррәттән, куелган бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын табасыз.
Бәйрәм көнендә күпьеллык хезмәтегез һәм һәр эшкә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Сезгә район халкының иминлеге хакына хезмәтегездә чын күңелдән һөнәри уңышлар, бәхетле матур тормыш, ныклы сәламәтлек телим.


14
март, 2026 ел
шимбә

2026 нчы елның 13 нче мартында Түбән Кама шәһәрендә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган «Беренчеләр академиясе» проектының зона этабы узды.

"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театры фестивалендә безнең 9-11 нче сыйныф укучыларыннан торган театр коллективы муниципаль турда беренче урынга лаек булды.

13 мартта «Җәлилнефть» НГБҖ объектларына «1 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ 10 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе узды.

 


13
март, 2026 ел
җомга

12 нче март көнне МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә Бөтенроссия театр көне уңаеннан традицион «Театр һәм балалар» театр сәнгате конкурсы узды. Чара башлангыч сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын берләштерде, иҗат һәм шатлык атмосферасы тудырды.

14 март - Халыкара Елгалар көне. Мәктәпкә әерлек төркеме балалары үсемлекләр, хайваннар һәм кеше тормышында суның әһәмияте турында белемнәрен ныгыттылар, әлеге экологик бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр. Мондый әңгәмәләр һәркемнең әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплы булуын ассызыклый.

13 март көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә кайнар туклануны оештыруга чираттагы ата-аналар контроле узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International