ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Сәлимгәрәев Равил Фазыл улы, Сарман үзәк район хастаханәсенең беренче категорияле табиб-стоматолог-хирургы, үзенең кече ватанына 1988 елда, Казан дәүләт медицина институтында укуын тәмамлап, интернатура узганнан соң кайта. Сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге казанышлары, озак еллар намуслы хезмәте өчен Равил Фазыл улы районның һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әмма барлык бүләкләр арасында кешенең, гражданинның, докторның югары әхлакый һәм кешелек сыйфатларын белдерә торган аерым бүләк бар - бу "Россия Федерациясенең атказанган доноры"исеме. "Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында" 125-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге бүләк 40 тапкырдан артык кан тапшырган өчен түләүсез бирелә!!!

Сәламәтлек Сезгә озак елларга ДОКТОР!

   Рангазар балалар бакчасы " голубь мира" акциясендә катнаштык. Балалар, әти- әниләр үз куллары белән  ак күгәрченнәр ясадылар.

Бүген гимназиябездә Туган тел атналыгы башланып китте. Ул 21 - 26 нчы апрель көннәрендә үтәчәк.
Иртәнге сәгатьтән укучыларны һәм укытучыларны Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” жыры белән каршылау кәефләрне күтәрде. Түбәтәйле егетләр, калфаклы кызлар, төрле милли бизәкләр гимназиябезне жанландырып жибәрде.
Атналык программасы буенча каралган “Иң грамоталы укучы” бәйгесе дә булып узды, укучыларыбыз туган телдә диктант яздылар.
Актлар залында 6 б, 8 а сыйныфы укучылары өчен Г.Тукайның тормышы, ижаты буенча чара үтте.

21 апрельдә атна тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын чыгару һәм гимннар башкару белән башланып китте.

"80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәлахова Э.М, физик культура укытучысы Галиәхмәтова З. З., Җиңү волонтерлары, беренчеләрдән булып хәрәкәт активистлары, яшь армиячеләр, Мәрхәмәтле Татарстан хәрәкәте активистлары һәм мәктәбебезнең 6 А сыйныфы укучылары үз сугышчыларына ярдәм итү акциясендә катнаштылар.

18 апрель Рианабызның туган көне булып узды, 21 апрель Камиләбезнең туган көне. Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. 

Балалар әкият геройлары- "Эколятлар" белән бергә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.

Чисталык айлыгы кысаларында "Сарайлы мәктәбе"ндә да экологик субботник узды

Чисталык айлыгы кысаларында "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә экологик субботник узды

2025 елның 20 апрелендә Казан инновацион университетында. В.Г Тимирясов исемендәге "җирле үзидарә көне"республика олимпиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International