ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2025 ел
җомга

10 апрель көнне Сарман урта мәктәбендә Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләренең 8 өлкән һәм 2 урта төркемнәре катнашты. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «беренчеләр хәрәкәте» нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин сәламләде. Уеннарның баш хөкемдары - Сарман урта мәктәбенең ОБЖ укытучы-оештыручысы Илгизәр Гаделшин катнашучыларга кагыйдәләрне аңлатты.

Бүген Сарман районыннан Лисичанск шәһәренә баручы Чираттагы гуманитар конвой китте. 20 тонна эчәргә яраклы су булган йөк машинасы инде юлда һәм якын арада су белән тәэмин итүдә кыенлыклар кичерүче шәһәр халкына тормыш өчен мөһим ресурс бирәчәк. Лисичанск, хәрби хәрәкәтләр зонасындагы башка торак пунктлар кебек үк, чиста эчә торган суның кискен кытлыгы белән очраша. Гуманитар миссия «Петровский завод» ҖЧҖ директоры Константин Брусованский ярдәме белән оештырылды.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы"на йөрүче Галеева Риана ООО "Национальная Экологическая Компания" белән берлектә оештырылган кулланышта булган батарейкалар акциясенә кушылды. 

   10 апрель көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды .

Мортыштамак  мәктәбендә математика укытучыларының ММОсы узды!
Районның математика укытучылары белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм педагогик осталыкны камилләштерү юлларын тикшерү өчен мәктәбебездә методик берләшмә утырышына җыелдылар. Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белем алу – мәгарифтә уңышның нигезе!

    Сарман урта мәктәбендә Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә Район мәдәният йортының спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышланган "Көрәш" буенча район ярышлары тәмамланды.

«Лилия» балалар бакчасында  «Космонавт булырга  телибез!»  дип исемләнгән спорт күңел ачу чарасы узды.

 

Безнең  балалар бакчасы хезмәткәрләре атна саен, шимбә өмәсендә катнашалар. Беррәттән бакча ишек алды гына түгел, билгеләнгән авыл урамнарын чүп–чардан чистарталар. Алар саваплы эш эшлиләр, молодцы. Әле алдагы өмәләрдәдә катнашырга тырышырбыз диеп торалар.
#Петровказаводбалаларбакчасы
#субботник
#ЭкоЯз
#ЭкокомандаБезнең балалар бакчасы хезмәткәрләре атна саен, шимбә өмәсендә катнашалар. Беррәттән бакча ишек алды гына түгел, билгеләнгән авыл урамнарын чүп–чардан чистарталар. Алар саваплы эш эшлиләр, молодцы. Әле алдагы өмәләрдәдә катнашырга тырышырбыз диеп торалар.

#Петровказаводбалаларбакчасы

#субботник

#ЭкоЯз

#Экокоманда

Санитар-экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2025" кысаларында Күтәмәле гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары макулатура җыюда катнаштылар. Һәр сыйныф табигать ресурсларын саклауга үз өлешен кертү өчен мөмкин кадәр күбрәк кәгазь калдыклары җыярга тырышты. Бу мөhим эштә актив катнашкан һәр укучыга рәхмәт белдерәбез. Бары тик бергәләп без планетабызны чистарак hәм яхшырак итә алабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International