ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

"Җәлил гимназиясе" ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева, педагог-оештыручы А.В.Семина белән берлектә Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган стенд ясалды. .

Бүген Ләке авыл җирлегендә халык җыелышы булды. 

24 январь көнне Чукмарлы авыл җирлегендә отчет җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, «Сарман» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Шәймәрданов Айдар Вил улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Бәрәкәт-Корм» кооперативында булды. Кооператив рәисе Руслан Шакиров конкурста катнашып грант отты. Аның максаты - терлек азыгы җитештереп сату. Шушы көннәрдә эшләрен башлап жибәрергә планлаштыра.

"Созвездие-Йолдызлык" Мастер-классы 2025 елның 22 гыйнварында Сарман сәнгать мәктәбендә вокал, актерлык осталыгы һәм хореография буенча мастер-класслар узды. Мастер-классны түбәндәгеләр күрсәтте: Дмитрий Платонов, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар Гаилә белем бирү каналының режиссер-куючысы Рәилә Гарипова, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Алисә Мамина, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Зилә Бикбова, «Созвездие-Йолдызлык» театры актрисасы, ГИТИСны тәмамлаган Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Шәһәрдән юл» бию театры җитәкчеләре, «Созвездие-Йолдызлык»театры балетмейстерлары.

Отчет-сайлау җыелышында концерт программасы белән чыгыш.

Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сакчыны котла" патриотик акциясендә актив катнашалар.

Сарман урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм сыйныф җитәкчеләре Г.З. Ханнанова, А.И. Мирзасалихова белән Сарман авылында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар.


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

23 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе" нең 10-11 нче сыйныф укучылары алдында Уфа фән һәм технологияләр институты студенты Сахапов Радель чыгыш ясады. 

2024 нче елның 23 нче гыйнварында «Җәлил гимназиясе» ндә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International