Хайваннар турында кайгырту - үзеңне һәм "кечкенә дусларны" бәхетле итүнең бер ысулы.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да бу фикерне хуплый. Алар волонтерлык эшчәнлеген җәелдерү максатыннан "Дүртаяклы дусларга ярдәм" акциясендә катнашты. Укучылар һәм укытучылар ярдәме белән Алабуга шәхәрендә урнашкан приютка этләр, песиләр өчен кирәк - яраклар тапшырылды .
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.
Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!
Иске Имән һәм Сарысаз-Тәкермән авылларында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды.
Мортыш Тамак авылында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм узды. Кунаклар концерт карадылар һәм тәмле чәй эчтеләр.
Сарман районы ирекле хәрәкәтенең барлык вәкилләрен бәйрәм белән котлыйм.
Хөрмәтле волонтерлар, Сез ел әйләнәсендә башкарган мөһим һәм файдалы эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Муса Җәлилнең 1 нче мәктәбендә үткән игелекле эшләр Марафоны көчәя бара! Бу проект безнең көчләрне берләштерү һәм безнең тирәдә дөньяны яхшырак итү өчен булдырылган! Бу безнең һәркайсыбызга уртак эшкә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге. Бүген безнең мәктәп укучылары сохари әзерләү белән шөгыльләнәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Нинди генә кечкенә булса да, һәр яхшы эшнең әһәмияте гаять зур!
Колмәт авылында Халыкара инвалидлар көненә «Кешегә карата җылы һәм назлы " девизы астында өйгә кереп, кечкенә бүләкләр өләштеләр.
5 нче декабрьдә Россиядә Иреклеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул игелекле эшләр? Бу кеше үз файдасы өчен түгел, ә кемгәдер ярдәм итү яки күңелле эшләү өчен кылган гамәлләр.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Ягъфәров Азат Фердинанд улы онлайн-кабул итү уздырды.