Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Моннан нәкъ 83 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган...
Шул уңайдан бүген Сарманда «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район Үзәк ял паркында үткән чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаштылар. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салынды, тәкыялар куелды.
90600 нче гаскәр часте мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы гранатометчысы ярдәмчесе, гвардия рядовое Исмәгыйлев Илнур Фәнил улы 2024 елның 28 апрелендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында махсус бурычын үтәгәндә һәлак була. Геройның якыннарын югалту ачысын уртаклаштылар: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А.. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча мобилизация бүлеге начальнигы Миннугулов К.Н., Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авылдашлар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде
Бүген үзенең олуг юбилеен – 100 яшен Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов билгеләп үтә .
Хөрмәтле ветеранны олуг бәйрәме – 100 яшьлек туган көне белән Сарман муниципаль район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы тәбрик итте. Шатлык-куанычлар тулы хәерле гомер, сәламәтлек, бәхетләр теләде.
«Бүгенге зур юбилеегыз Сезнең шәхси гомер бәйрәме генә түгел. 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле аксакалыбыз булуы – район өчен дә зур мәртәбә.
Бөек Ватан сугышының утлы елларында кулыгызга корал тотып илебез азатлыгын яклавыгыз, сугыштан соң илне торгызуга керткән өлешегез, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтегез, матур гаилә корып, игелекле балалар үстерүегез һәм бүген дә, тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белүегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм Сезгә.
Олуг бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим," - диде район Башлыгы.
Бүген бөтен ил буенча «Хәтер шәме» акциясе үтә. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел тулуга багышлап оештырыла.
Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, батырларның истәлеге мәңге яшәячәген ассызыклады. Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды.
Саклаубаш авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе узды
22 июнь - Ватаныбыз тарихында үзенчәлекле фаҗигале дата. 1941 елның бу көнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бер сәгать эчендә миллионлаган гаиләнең өмете җимерелде, тулы бер буын язмышы җимерелде. Ул дәһшәтле еллар турында хәтер, хәсрәт басылмаган кебек үк, безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр...
Бүген Җәлил поселогында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. «Җәлил шәhәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә. Кәримов тыл ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Җирдә тынычлык өчен көрәштә гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ватаныбызның бәйсезлеге һәм намусы өчен һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә "Ел табибы – Ак чәчәкләр" республика конкурсында катнашучы Татарстан Республикасының иң яхшы медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында катнаша. Чара медицина хезмәткәре көненә багышланган.
"Сарман үзәк район хастаханәсе" ДАССОның хирурглар бригадасы "Уникаль очрак" номинациясендә бүләкләүгә тәкъдим ителде.
МСП субъектын бәяләүнең скоринг моделе-юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә комплекслы анализ, ул МСП субъектларына дәүләт ярдәме чараларын бирү мөмкинлеген билгеләү максатыннан ачык мәгълүмат чыганаклары нигезендә үткәрелә.
Компаниянең "номиналь кәгаьзда гына" директоры роленә бүләк өчен риза булган гражданнар барлык куркынычларны да аңламый.
Исегезгә төшерәбез, номиналь директор — формаль рәвештә предприятие җитәкчесе булып саналган, әмма бизнес белән идарә итүдә катнашмаган кеше. Законнарда җаваплылыкка карата номиналь һәм фактик җитәкчеләр арасында аерма билгеләнмәгән. Шулай итеп, номиналь Директорлар компания тарафыннан кылынган теләсә нинди хокук бозулар өчен җаваплы.