Поселок турында

   Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе табигатнең искиткеч матур җиреСарман,Әлмәт, Азнакай районнары кисешкән  урында   урнашкан .

   Сарман муниципаль районының иң эре торак пунктларының берсе булган, Җәлил бистәсенең халкы 2012 елның 1 гыйнварына 13 937 булып, районның гомуми халык санының 37 % тәшкил итә.

   2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча бистәбездәге 14 204 кешенең 11 747се татарлар, 2183 – руслар һәм башка милләт кешеләре.

   Яңа поселокка тозелеш өчен урын билгеләү 1960 елның апрель аенда билгеле була.

   1964 елның башында беренче яңа торак йортлар төзелеп, 25 мартта әлеге торак пунктың Җәлил исеме официаль рәвештә  бирелә.

   Поселокның социальэкономик  үсеше, халыкның тормыш шартларын яхшырту өлкәсендәге мәсьәләләр буенча 2010 елның октябрь аенда оешканҖәлил поселок тибындагы муниципаль Совет берәмлегешөгельләнә. Совет составында    15 депутат эшли. “Татнефть”акционерлар җәмгыятенең “Җәлилнефть” идәрәсе поселок үсешенә керткән ярдәме бәяләп бетергесез.

   Бүгенге көндә поселокта барлык уңайлыклары булган 78 күп катлы торак йорт һәм 5277 квартир бар. 2007 елда “социаль ипотека” программасы буенча  эксплуатациягә, гомуми мәйданы 47 165 кв. м булган, 30, 90 һәм 60 квартирлы йортлар тапшырылды. Шәһси хуҗалыклар саны 421 булды.

   Поселокта гомуми торак майданы 285 058 кв. м булып, шуның хосусыйлаштырылган мәйданы 235 234 кв. м. Барлык квартиралар үзәк котельныйдан җылытыла. Салкын һәм кайнар сулар, канализация, табигый газлар шулай үзәкләштерелгән система буенча халыкка җиткерелә.

    Асфальт белән каплатылган тротуарлар, юлларның гомуми мәйданы 141,9 мең кв.м, шуның эченнән тротуарлар 63,5 мең кв.м. машиналар өчен - 78,4 мең кв.м.

   Соңгы елларда поселокта куанычлы зур үзгәрешләр күзәтелә. Республика буенча үткәрелгән конкурста Җәлил бистәсе Социаль үсем ягыннан иң яхшы торак пункты исеменә лаек булды.

   Кечкенә генә поселокта балалар бакчалары, урта гомум белем бирү мәктәпләре, мәдәният оешмалары, спорт корылмалары төзелү сәламәтлек саклау өлкәсендә төзелеш бару шуның ачык мисалы булып тора.

   Спорт – җәлиллеләр өчен беренче урында дисәң дә була. Куптән түгел сафка баскан Боз сараенда, Сәламәтләндерү үзәгендә заманча спорт инвентарьләре хезмәт халкына бокс, йөзү, атлетика, хоккей һэм башка спорт төрләре белән шөгельләнергә мөмкинлекләр бирә.
   Поселокта халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, динне торгызу буенча нәтиҗәле эшләр башкарыла. Мәчет, храм ишекләре ачык. Күптән түгел Яңа Минзәләбаш авылында мәчет ачылды.

   Бистәнең һәр урамы, һәр ишегалды  нефть һәм газ чыгару идарәсе “Жәлилнефть” цехларына беркетелгән. Аларда төзекләндерү, яшелләндерү эшләре даими алып барыла. Һәр ел “Иң яхшы участок” исеме астында конкурс игълан ителеп “сабантуй” бәйрәмендә аңа нәтиҗә ясалып урыннар бирелә.

   Табигать туган ягыбызны “кара алтын”, “газ” кебек табигый ресурслар белән генә бүләкләмәгән, саф сулы челтерәп аккан чишмәләрне дә мулдан биргән. Бистәбез генә түгел районыбыз территориясендә булган 70кә якын чишмә әкияттәгегә гүзәл белән нефтьчеләр тарафыннан  төзеп бетерелде.

   Җәлил поселок администрациясе “Җәлилнефть” экологик хезмәткәрләре белән берлектә поселокны яшелләндерү һәм реконструкцияләү буенча программа төзеде. Әлеге программа нигезендә октябрь аенда гына 1500 төп төрле(чыршы, нарат,юкә, каен, миләш) агачлар утыртылды.

   Республика буенча кабул ителгән  ЖКХ реформасы бистәбезне читләтеп үтмәде, кызу темплар белән күп катлы торак йортларда ремонт эшләре бара.

   Алдыбыздагы иң зур бурычларның берсе 1995 елга кадәр тозелгән барлык күп катлы торак йортларга капиталь ремонт ясау. 2008 елда шундый 56 йортка ремонт ясалды. Аларда эчке җылылык системасын, электр үткәргечләрне, салкын һәм җылы су, канализация торбаларын яңага алыштыру эшләре башкарылды.

   “Безнең чор – зур үзгәрешләр чоры”. Һәм хезмәт кешесеннән башка үзгәрешләрне башкарып чыгып булмый.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International