Әфган сугышында һәлак булган Хисамов Мансур Марсель улын искә алу максатыннан,13 февраль көнне Колмәт авылында яшәүче Хисамова Әминә апа янына район җитәкчесе Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы һәм район җитәкчеләре килде. Алар Әминә апага исәнлек-саулык, озын гомер, сабырлык теләп чәчәк бәйләмнәре, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе