Сарман районы Казан шәhәреннән 296 км ераклыкта республиканың көнчыгыш өлешенә урнашкан. Төньякта Тукай районы, көнчыгышта Азнакай hәм Мөслим, көньякта - Әлмәт, көнбатышта Зәй районы белән чиктәш. Район Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгына урнашкан. Тауларның биеклеге – 120-260 м. Игәнә кушылдыгы белән Минзәлә елгасы ага. Туфрак нигездә – селтеле hәм типик кара. Урманнар барлык мәйданның 7,5 процентын алып тора. Нефть, известь, комташ, гравий, балчык, торф, битум запаслары бар.
Сарманның тарихи бер урыны - бакыр базы бар. Күренекле сәяхәтче hәм галим капитан Рычков (аның гәүдәсе Бөгелмә зиратына күмелгән) ХVIII йөз башларында бу яклар тарихын, бакыр базын өйрәнә. Ул сызган картада әлеге Сарман авылы булмый. Бары Иске hәм Яңа Әхмәт авыллары күрсәтелә. Тарихчы галим, шагыйрь, журналист, академик Дамир Гарифуллин Сарманга шул исемдәге кешедән 1730 нчы елларда нигез салынган дип фаразлый. Әгәр шул фараз дөрес икән, бүген Сарман авылына 280 ел тирәсе дияргә була.
Сарманлылар киләчәккә өмет, ышаныч белән карыйлар, эшлиләр, иҗат итәләр, яшиләр. Фронтовик шагыйрь Әдип Маликовның Сарман турында мондый шигырь юллары бар:Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:52