.jpg)
Нөркәй авылы Ык суына коя торган Минзәлә елгасы буена урнашкан. Минзәлә елгасының көнчыгыш ягында мари каби-ләләре, көньяк-көнчыгышында чуашлар яшәгәннәр.
Моннан 5-6 йөз еллар элек чыгышы белән татар халкыннан Нуркай исемле кеше килеп утырган.Ул терлек асрау белән шөгыльләнгән.Нуркайга чиремлектә урын ошамаган һәм хәзерге Минзәлә елгасы буена килеп урнашкан. Бу урыннар урман белән капланган булган. Бу тирәләргә татарлар һәм башкортлар килгәннәр.
Шулай итеп 1500 нче елларда Нөркәй авылы барлыкка килгән.1885 нче елда Нөркәй волостена 32 авыл кергән, 550 хуҗалык исәпләнгән.
Зур Нөркәй авылы Сарман районының көньяк-көнчыгышында урнашкан.Район үзәгеннән 25 км ераклыкта. Авыл җирлегенә бер авыл – Зур Нөркәй керә. Авыл җирлегенең территориясе 621 га тәшкил итә. Болыннары һәм көтүлекләре белән Зур Нөркәй авылы 177 га җәелгән. Авыл җирлеге Азалак, Иске Имән, Шәрләрәмә авыл җирлекләре белән чиктәш. Зур Нөркәй авылы аша Мөслим һәм Минзәләгә юл үтә.
Бүгенге көндә Нөркәй авылында 276 хуҗалык бар, 628 кеше яши:
пенсионерлар – 189
балалар - 106
хезмәт яшендәге – 333
Авылыбызның күренекле кешеләре дә байтак. Шуларның берсе – күренекле язучы, публицист Соббух Рафиков.
Зур Нөркәй авыл Советы революциядән соңгы авыр елларда оеша. Совет берничә авылны берләштерә. Авыл Советы Ворошилов районына керә. 1957 нче елда Сарман районы составына күчерелә.
Зур Нөркәй җирле үзидарә Советы халык җыены карары нигезендә оештырыла.Ул 1995 елдан Нөркәй җирле үзидарә Советы дип аталган. Совет составына бер авыл – Зур Нөркәй авылы керә. 2006 нчы елда Зур Нөркәй авыл җирлеге дип үзгәртелә.
Зур Нөркәй җирле үзидарәнең карары нигезендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Зур Нөркәй авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең Уставы кабул ителде, Зур Нөркәй халык депутатларының 25 июнь 2009 елгы № 9 карары белән теркәлде.
Зур Нөркәй авыл җирлеге Башлыгы итеп депутат Гайсин Рәшит Мөхтәр улы сайланды (17 сентябрь 2015 елның № 1 карары нигезендә).
Зур Нөркәй авыл җирлеге үзенең эшчәнлеген Устав нигезендә алып бара. Уставка 15.06.2013, 29.09.2014, 06.03.2015 нчы елларда үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде.
Зур Нөркәй авылында 1 урта мәктәп, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер - акушерлык пункты, 1 мәдәният йорты, 1 библиотека, 2 шәхси магазин бар. Мәктәптә 149 бала укый, балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә. 1996 нчы елда авылда мәчет төзелде. Болын урамында “Ихлас” мәчетенең нигез салынды.
Авыл Советы председательләре булып, төрле елларда түбәндәге кешеләр эшләде: 1943-1946 елларда - Нәҗметдинов Акмал, 1946-1949 елларда – Зиятдинова Зәйтүнә, 1950-1952 нче елларда – Зарипов Габдрахман, 1955-1959 нчы елларда – Мухаметзянов Әскат, 1977 -1978 нче елларда – Мустафина Дамира, 1978-1979 нчы елларда – Шәйхетдинов Әнәс, 1979-1981 нче елларда – Гайсин Муса, 1981-1990 нчы елларда – Мухаммадиев Рафил, 1990-1994 нче елларда – Хафизов Гөлүс, 1994-1995 нче елларда Абдуллин Нур, 1995-2000 нче елларда – Хафизов Гөлүс, 2000 – 2015 нче елларда - Шарафутдинова Әлфия Гатуф кызы.
Соңгы яңарту: 2022 елның 28 феврале, 13:26