Бу авыл (авылның өлкән кешеләре әйтүе һәм бик үк ачык булмаган мисаллар буенча) берзаман Татарстан АССР Саба районы «Юкәче» дигән керәшен авылыннан күчеп килгән булырга тиеш. Ләке исеме «Юкәче» исемен руслаштырып Лыкин дип куймакчы булганнар, ә ул вакыттагы надан кешеләр Лыкин дип әйтергә телләре җитмәү сәбәпле, Ләке булып калган булырга тиеш. Кешеләр бу урынга күчеп килгәнче бу территориядә саф татарлар яшәгән була. Ләкин бу чорда илдә төп бурыч барлык кешеләрне дә рус диненә, проваславный дингә күчерү була. Менә шушы чорда, бу урыннан әлеге татар кешеләре әкренләп китә башлыйлар. Әгәр дә, алар китми калган булсалар, чукынырга тиеш булалар. Шушы кешеләрнең иң соңгысы булып, Кулманов фамилияле кеше китә, хәзер элек алар торган урамны Кулман урамы дип йөртәләр. Татарлар тау башында яшәгәннәр. Анда Кушай дигән, ягъни Кушаев дигән кешеләр яшәгән булырга тиеш. Өлкән кешеләр алар исеме белән ул тауга «Кушай тавы» дип исем бирелгән дип әйтәләр. Аннан соң икенче тау, «Кәҗә тавы» дип йөртелә, анда кыр кәҗәләре йөргән. Бу исем шуннан калган.Соңгы яңарту: 2023 елның 3 ноябре, 10:03