Җирлек турында

17-18 нче гасырларда алпавытларга каршы крестьяннар сугышы бөтен дөньяне тетрәндерә. 1670-1671 нче елларда беренче восстаниенең җитәкчесе Степан Разин була. 1773-1775 нче елларда Пугачев восстаниесе була. 1774 нче елның җәендә Пугачев гаскәрләре Кама аша чыгып, Сарапул, Минзәлә, Алабуга, Зәй шәһәрләрен алалар. Пугачев гаскәрләре Сарман районы аша да үтәләр. Баш күтәрүчеләрнең төп тәләбе – крепостное правоны бетерү була. Восстаниедә катнашучылар ирек, җир өчен баш күтәрәләр. Восстание рәхимсез рәвештә бастырыла.
Авыр чорларда Сембердән Демин, Сумароков, Давыдов фамилияле крестьяннар кучерелеп утыртыла. Аларны яхшы этләргә алыштырган булалар. Алар Петровка авылына нигез салучылар була инде. Авылның исеме каян килеп чыккан? Берничә фикер бар. Бер версия буенча, Петр I хөрмәтенә багышланып куелган. Икенче версия буенча болайрак: бәлки кучеп килүчеләр изге Петр көнендә күченгәннәрдер һәм исем дә шуннан киләдер.
220 ел элек хәзерге Петровка авылы урнашкан җирдә каук, агачлар белән капланган сазлыклы урын булган. Элеге начар җирләрне эшкәртү Деминнар, Сумароковлар, Давыдовларга туры килә.
Вакыт үтә… Халык саны артканнан арта. Авылда 30 дан артык хуҗалык барлыкка килә.
Авылны 1917 нче елгы Октябрь революциясе дә, гражданнар сугышы да читләтеп үтми.
Беренче булып коммунистлар, Демин һәм Сумароков, хәзерге Петровка зыярат урынында ак гвардеячылар тарафыннан атып үтереләләр Аларны үз авылындагы бер хатын-кыз саткан була. Хөкемәт алышына, кызыллар килә.
1930 нчы елда беренче колхоз оеша. Беренче адымнар бик авыр була. Осталык җитми, хезмәт буленеше дөрес үтәлми. Аклар, кулаклар, дошманнар отрядлары пожарлар, кораллар белән һөҗемнәр оештыралар.

«Красная ветка» исеме астында оешкан колхозга якынча 40 хуҗалык кергән. Беренче рәис итеп Сумароков Петр билгеләнә. Авылның күп кешесе хәерчелектән туеп, яхшы тормыш турында хыялланып колхозга үз теләге белән керә башлый.
1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә ирләр фронтка китә. Авылда бары тик хатын-кызлар, картлар, балалар кала. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшчеләре фронтка һәм илгә бик күп икмәк, бәрәнге, яшелчә, ит, йон тапшыра ала.
1949 нчы елда «Кранская ветка» колхоз базасында «Петровский” совхозы оештырыла. Беренче директоры булып Мансуров билгеләнә. Тагын Петров А.А., Абитов, Якупов М.М., Галяутдинов Р,М., Тухбатуллин Т.Н., Ахметханов С.М., элеге совхозның җитәкчеләре булып эшлиләр.
Петровский Завод авылы җирлеге биргән 2012 елның гыйнвар мәгълуматлары буенча:
Петровский Завод авылы – 405 хуҗалык – 1079 кеше;
Димитарлау авылы – 64 хуҗалык – 144 кеше;
Мостафин авылы – 41 хуҗалык – 99 кеше;
Кук-Тау авылы – 35 хуҗалык – 82 кеше;
Алан авылы – 42 хуҗалык – 125 кеше.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International