Җирлек турында

Саклау-Баш авыл Советы 1919 елда оешкан. Аның составына Саклау-Баш, Өчөйле Саклау, Алга, Иске Имән, Сарсаз Тәкермән авыллары кергән. Аның беренче рәисе булып Фахрисламов Кәбир Фахрислам улы эшләгән. Аннан соң 1938 елдан 1959 елга кадәр Камалова Мәхтүмә камал кызы эшләгән. 1965 елда март аенда “Тукай” совхозы оешкан, составына шул ук авыллар кергән. Шул вакытта куп еллар буена авыл Советы рәисе булып Гыйлметдинова Зөһрә Ризатдин кызы эшләгән. Шулый итеп 1 октябрь 1995 елга кадәр Саклау-Баш авыл Совета хәм “Тукай” совхозы булган. 1 октярь 1995 елда авыл Советларын җирле узидарә Советлары итеп узгәрткәннәр. 1 октябрь 1995 елда авыл Светларын бүлгәннәр, кечерәйткәннәр. Саклау-Баш авыл Советы хәм “Тукай” совхозы составыннан Иске Имән, Сарсаз Тәкермән авыллары чыкканнар, яна Имэн авыл Советы хәм “Имән” совхозы оешкан.

1998 елда март аенда “Тукай” совхозы таралган хэм яңа ике авыл хуҗалыгы кооперативлары “Саклаубаш” хэм “Өч-өйле” оешкан.

1999 елда январь аенда үзен генә алып бару мөмкинлеге булмаганлыктан “Байрак” кооперативын бетереп “Өч-өйле” кооперативына кушканнар. Берүк вакытта Яңа Саклау җирле узидарәсе дә Саклау-Баш җирле үзидарәсенә кушылган.

2006 елнын октябреннән җирле үзидарәләр, авыл җирлекләре итеп үзкәртелделәр.

Саклау-Баш авыл җирлеге Сарман районының көнчыгышына урнашкан. Бүгенге көндэ 948 кеше яши. Составына саклау-Баш, Өчөйле Саклау, Алга, Яңа Саклау авыллары керә һәм Саклаубаш авыл хуҗалыгы җитештерү кооператвы бар. Саклау-Баш авыл җирлегенен административ үзәге Саклау-Баш авылы. Саклау-Баш авыл җирлеге район үзәгеннән 40 км. ераклыкта.

Саклау-Баш авыл җирлегендә бер урта мәктәп, участок больницасы, ике балалар бакчасы, ике медпункт, бер мәдәният йорты, ике авыл клубы хәм өч магазин бар.

Саклау-Баш авыл җирлеге үзенен эшен Устав нигезендә алып бара.










Соңгы яңарту: 2021 елның 9 апреле, 10:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International