.jpg)
Шәрләрәмә авыл җирлеге 1995 елдан эшли башлады. Шәрләрэмә авыл җирлегенә Шәрләрәмә , Кормаш, Сөлек авыллары керә. Авыл җирлеге район үзәгеннән 30 км ераклыкта урнашкан. Шәрләрәмә авыл җирлеге Татарстан Республикасының көнчыгышына, Сарман муниципаль районының төньяк көнчыгышына урнашкан. Шәрләрәмә авыл җирлеге Карашай-Саклау, Нөркәй, Иске Имән авыл җирлекләре белән чиктәш. Башкаладан 260 км ераклыкта урнашкан. Иң якын тимерюл станциясенә 60 км. Авыл җирлеге уртасыннан Минзәлә елгасы ага.
Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 5716,9 га., авылларның гомуми мәйданы 201,96 га, шуның эченнән Шәрләрәмә -69,76 га, Кормаш- 28,46 га, Сөлек- 103,74 га тәшкил итә.
2025 елның 1 январенә 264 хуҗалыкта 449 кеше яши.
Пенсионерлар- 137, балалар- 61, эш яшендәгеләр- 251 кеше.
Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы итеп Шәрләрәмә авыл җирлеге Советы карары нигезендэ (№ 24 04.04.2014 ел) депутат Хузина Наилә Наил кызы сайланды.
Соңгы яңарту: 2025 елның 25 сентябре, 13:47