Әлмәт мәктәбендә Белем бәйрәме истәлекле булды

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт мәктәбендә үткән Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Чөнки ул укучыларын капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәреп, мәгърүр булып каршы алды. Тыштан ук заманча эшләнеше белән җәлеп итсә, эчке якта да шактый күләмле эшләр башкарылды. Түбә, идән-түшәм алыштырылды, стеналар, электр хуҗалыгы, сантехника яңартылды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Авылдашлары шатлыгын уртаклашырга ТР Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе – 3 класслы РФ дәүләт юстициясе киңәшчесе Җәүдәт Салихов кайтты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин яңа уку елы уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов бәйрәм белән тәбрикләде. Пенсионер укытучы Нурдидә Хәбибуллина авылдашлары исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.  

Быел Әлмәт мәктәбенең 1 сыйныфына 7 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 52 бала белем алачак. Балалар бакчасына 12 бала йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International