Азалак авыл китапханәсендә «3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне» уңаеннан «Терроризм – кешелек дошманы» дигән күргәзмә төзелде, видео күрсәтелде. Максаты: укучыларны терроризмга кагылышлы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларга террорчылыкның дәүләтнең җимерелүенә китерә торган иң зур жинаятьләрнең берсе икәнен аңлату.