Кыр эшләре көндәлеге

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Районда кыр эшләре дәвам итә. 12 сентябрьгә бөртеклеләр 36064 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 80 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 45,4 центнер уңыш чыгып, тулай җыем 163894 тонна тәшкил итте.
3747 гектардан (31 процент) 138640 тонна шикәр чөгендере казылды.  Бу – һәр гектардан уртача 37 центнер уңыш алына, дигән сүз. Зәй шикәр заводына 109 мең тонна татлы тамыр озатылды.
19300 гектарда көзге чәчү үткәрелде, 30300 гектарда җир эшкәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International