Мәдәният яңалыклары

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Быел Сарман районы ветераннар советы оешуга – 30 ел. Шушы уңайдан, 3 нче октябрь көнне район мәдәният йортында “Хөрмәтебез сиңа, ветеран!” дип исемләнгән бәйрәм-тамаша булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы советы рәисе Х.Г. Иштиряков, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай районнарының ветераннар советы рәисләре катнашты. Районның һәр оешмасы үзләренең ветераннарын котлады, аларга рәхмәтен белдерде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм район сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International