21 октябрь көнне Сарманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ярминкәдә узләре җитештергән продукция белән агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары сәүдә итте. Район үзешчән сәнгать осталары үзләренең зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. #МәрхәмәтлеТатарстан