Сара Садыйкованың кызы Сарманда кунакта

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 31 октябрь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә татар халкының бөек композиторы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе уздырылды. Бүген, 1 ноябрьдә, аның тууына 111 ел тулды. «Еллар һәм җырлар» дип исемләнгән элеге чарага Сара Садыйкованың күренекле кызы – балерина Әлфия Айдарская килгән иде. Мөлаем һәм күркәм бу ханым залдагы халыкны чын-чынлап шаккатырды – 92 яшендә булуына карамастан, аның энергиясе ташып тора һәм тормышны яратуы йөзендә чагылыш тапкан иде.

Кичә мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыпованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул мөхтәрәм кунакка Сарман җирлегенә килгәне өчен рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Аннан тамашачылар, таң калып, матур концерт карадылар. Сара Садыйкова иҗат иткән көйләргә язылган җырларны Сарман балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче укучылар, район мәдәният йорты, Сарман балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һәм Сарманыбызның һәвәскәр артистлары башкарды. Башкаручыларның җырлау осталыгына Әлфия Айдарская үзе югары бәя бирде. “Үземнең җырларга сәләтем булмаса да, бик күп профессиональ җырчыларның җырлаганнарын тыңлаганым бар. Сезнең җырчыларыгыз бу җырларны шулкадәр оста башкардылар, аларны бер шиксез буген үк зур сәхнәгә чыгарып була”,- диде ул. Аннан соң ул Сарман балалар сәнгать мәктәбенә, Җәлил балалар музыка мәктәбенә, китапханәләр системасына, Бөек Ватан сугышы һәм тирә-юньне өйрәнү музеена һәм күренекле драматург Аяз Гыйләҗевне биргән Чукмарлы авыл җирлегенә китаплар бүләк итте. Тамашачылар белән әнисе турындагы хәтирәләре белән уртаклашты, аның турында күп мәгълүмат җиткерде. Сарман халкы Әлфия ханымны бик җылы каршы алды: аны алкышларга күмделәр, бүләкләр тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Үз чиратында, Әлфия Айдарская сарманлыларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшь буынны Сара Садыйкованың көйләре белән тәрбияләүнең әһәмияте турында да әйтеп үтте һәм барлык тамашачыларны 11 ноябрь көнне Казанда Сара Садыйкованың тууына 111 ел тулу уңаеннан узачак искә алу кичәсенә чакырды.

Чара чын мәгънәсендә җанлы һәм матур булды. Әлфия апаның хәтирәләре, моңлы җырлар, “Моңнар алиһәсе – Сара Садыйкова” дип исемләнгән китап күргәзмәсе – болар барысы да кичәгә килүчеләрнең рухи байлыкларын арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International