6 ноябрьда – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Җәлил мәдәният йортында Республика көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Китапханә хезмәткәрләре әлеге чарага викторина әзерләделәр. Килгән кунаклар викторинада бик актив катнаштылар. Татарстан Конституциясе белән якынрак таныштылар.