Укучының мәдәни көндәлеге

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Уку елы башында районның башлангыч сыйныф укучылары кулларына “Укучының мәдәни көндәлеге” алып республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән таныша башладылар. Тарихи-мәдәни урыннарга баргач, мәдәният оешмасы көндәлекләренә билге-тамга куя һәм алар үзләренә ошаган вакыйгалар турында махсус diary-culture. ru сайтында яза алалар. Конкурс нәтиҗәләре ике этапта билгеләнә.1 нче этап 2017 елның 1 сентябреннән 17 декабренә кадәр, ә 2 нче этап 2018 елның 1 гыйнварыннан 15 маена кадәр дәвам итәчәк. “Укучының мәдәни көндәлеге” порталы администрациясе ” Иң актив кулланучы”ны билгеләячәк һәм 48 җиңүченең исеме 2017 елның 21 декабреннән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Конкурсның 1 нче этабында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар. Конкурста актив катнашуыгызны һәм җиңүегезне теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International