«Россия балалары – 2017» кысаларында рейд

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрдән  22 ноябргә «Россия балалары – 2017» исемле ведомствоара  оператив – профилактик акциясенең  икенче этабы  старт алган иде. Ул халык, балигъ булмаган балалар арасында  наркомания таралуны кисәтү, халыкның бу өлкәдә хәбәрдар булуын тәмин итүгә юнәлтелгән.

Акция кысаларында  профилактик учётта торучы яшүсмерләр һәм аларның гаиләләренә  йөрү, яшьләр күп җыела торган күңел ачу  урыннарын күзәтү, аларны җинаять юлына җәлеп итүчеләрне ачыклау максатыннан тәрбия органнары катнашында күмәк рейдлар оештыру каралган иде.

Шундый рейдларның берсе 16 ноябрь көнне эчке эшләр бүлеге, район башкарма комитеты рәисе урынбасары  һәм «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү  үзәгенең  гаилә  һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлеге вәкилләре   белән берлектә узды.

Акция барышында психик актив матдәләр куллануның зыяны, закон җаваплылыгының катгыйлыгы һәм аянычлы нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International