"Шәфкать" үзәгендә ветераннар 2017 елга нәтиҗә ясады

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең исәп-хисап җыелышы үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион комиссиясе члены Гөлүсә Ганиуллина чыгышы тыңланды. Район ветераннар советы Президиумы члены Нурсинә Хәйруллина ветераннар белән башкарылган массакүләм чараларга тукталды. Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева бистә ветераннарының эшчәнлеге белән таныштырды. Карашай Саклаудан Люция апа, Чукмарлы авылыннан Фәһимә апа, Александровка авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова, Петровка Завод авылы ветераннары советы рәисе Флер Хуҗин үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Өченче көн тәртибе буенча ветераннар советлары җитәкчелегендәге үзгәрешләр белән таныштыру булды. Нәҗип Мөҗипович дүрт башлангыч оешмада яңа җитәкче билгеләнүен әйтеп, алар белән таныштырып китте. Нөркәй авыл җирлеге ветераннар советын - Мөршидә Хәйбрахманова, Саклаубаш авылы ветераннарын – Азат Нәҗметдинов, Җәлил бистәсендә Әнисә Минһаҗева җитәкләячәк. Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе вазифаларын Халит Гарифуллин башкарачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International