Бүген Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй "Ел Укытучысы - 2018" һөнәри бәйгесе муниципаль этабының 1 нче туры узды. Районыбызның 16 укытучысы дәрес фрагментлары күрсәттеләр. Жюри карары нигезендә 11 укытучы 2 нче турга үтте. 2 нче тур 25 гыйнвар көнне Сарман гимназиясендә узачак.