Яшәгән җиребезне матурлауга безнең өлеш тә керә

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Җыела башлавының беренче елларында күпмедер каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар тудырса да, үзара салым авылларны төзекләндерү, аларның халкы өчен уңайлыклар тудыруын дәвам итә. Моны инде халык үзе дә күрде һәм башкарылган эшләр турында горурланып сөйли.
Әйе, эшләнгән эш күзне ертып булса да керә, күренә инде ул. Авыл урамнарына юллар салына, багана башларында утлар күбрәк яна, зиратлар төзекләндерелә икән, куанырлык кына бит. Үзеңнең акчага эшләнгәнен белгәч, аңа сак караш та барлыкка килә әле. Һәрхәлдә, без шундый фикердә.
Олырак авыл җирлекләрендә күләмлерәк эшләр дә башкарып буладыр. Чөнки халыктан акча күбрәк җыелган саен, республика бюджетыннан күчерелә торганы да саллырак була. Менә Сарманда да матурматур эшләр белән мактана алалар. Биредә үзара салымны өченче мәртәбә җыялар. Ә башкарылган эшләр шактый. Күпкатлы йортлар ишегаллары тәртипкә китерелә, аларда балалар мәйданчыклары барлыкка килә, суы эчәргә яраклы коелар төзекләндерелә, ял итү урыннары ясала. Алай гына да түгел, үзара салым акчаларына «МТЗ320.4» тракторына кадәр алынган. Соңгы вакытларда Сарман урамнарында, паркларында юлларны чистартып йөрүче ул кечкенә тракторны күпләр күргәндер дә инде. Аның кар эттергече, аттыргычы гына түгел, арбасы һәм төягече дә алынган. Җәй көннәрендә юлларны чистарту өчен себергеч, үлән чапкыч турында да онытмаганнар. Хуҗалыкта техника булса, кемгәдер түләп эшләтергә туры килми. Тракторга ягулыкмайлау материаллары алу, тракторчысына хезмәт хакы түләү кебек чыгымнарга акчаны да үзара салымнан бирү каралган. Акчалар, дигәннән, быел әле үзара салымны җыю сүлпәнрәк бара икән.
– Акчаларны никадәр тизрәк җыйсак, республика бюджетыннан булган өлеше дә шулкадәр тизрәк кайта, дигән сүз,  ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев. – Җәй айларында эшләрне күбрәк башкарып каласы иде. Шуңа мин кешеләрнең үзара салым түләүне озакка сузмауларын сорар идем. Аны авыл җирлеге башкарма комитетына китереп бирергә дә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә дә була. Моңа кагылышлы сораулар белән 24367 телефонына мөрәҗәгать итә аласыз. Шуны дә әйтим, үзара салым акчаларын нинди җирле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү турындагы карар кабул иткәндә, халыктан кергән мөрәҗәгатьләр дә искә алынды. Нәрсәдер безнең күздән читтә калырга да мөмкин, шуңа күрә үзара салым акчаларына ни дә булса эшләү буенча сездән киңәштәкъдимнәр көтеп калабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International