3 февральдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда фольклор коллективлары арасында «Тирән тамырлар» дип исемләнгән бәйге узды. Анда Мортыш-Тамак авылыннан – «Чишмә», Иске Кәшердән – «Балкыш», Сарайлыдан «Ахирәтләр» фольклор коллективлары, Зур Нөркәй авылыннан «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбле, Кәүҗияк авылыннан Альберт Хәбибуллин, Александровкадан Мәдинә Шәйхетди-нова, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хозур» ветераннар ансамбле, «Илек» җыр-бию ансамбле катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.