Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Аның барышында ул Сарман аграр көллиятенең укыту-производство базасында, төп укыту корпусында булды, укыту бүлмәләре, лабораторияләр белән танышты, студентлар белән очрашты. Ул шулай ук муниципаль район Советының унбишенче утырышы эшендә катнашты.