Сарманга «КамАЗ-мастер» командасы киләчәк

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

“КамАЗ-мастер” командасы 15 февральдә безнең районда булачак һәм 10.00 сәгатьтә аграр көллиятнең укыту-производство базасында яшь сайлаучылар белән очрашачак.

13 февраль көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында республиканың муниципаль берәмлекләре белән ведомствоара киңәшмә үткәрелде. Аның кысаларында муниципаль берәмлекләрдә Париж-Дакар автораллиенда күп тапкырлар җиңү яулаган “КамАЗ-мастер” командасы катнашында чаралар үткәрү, шулай ук “АЙДА НА ВЫБОРЫ!” республика яшьләр акциясен тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International