Сарманда ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Гаилә – ул яңа тормыш башы, ә бала туу- һәркем очен соенечле вакыйга. Һәр кеше тормышында бала – иң кадерлесе, иң мөһиме. Бала - безнең горурлыгыбыз, сөенечебез һәм киләчәгебез. Балаларда  безнең бөтен тормыш мәгънәсе. Һәрбер хатын-кыз киләчәк язмышын бала туу белән бәйли. Якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүген Сарман районында Ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

Лилия белән Ленар Зиһаншиннарның кызлары Алсу 2017 елның 7 октяберендә доньяга аваз сала. Алсу апасы Айсылуның яраткан сеңлесе. Алсу исеме – алсу йөзле, матур чибәр дигән мәгънәгә ия.

Рамилә  белән Альмир Муратовларның уллары Мансур 2017 елның 16 октяберендә доньяга аваз сала. Ул апасы Мәрьямнең  яраткан энесе.  Мансур исеме җиңуче, өстен чыгучы, җиңуен бәйрәм итүче мәгънәсенә ия.

Бәхетле әти-әниләргә район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Юлия Исмәгыйлева, пенсия фонды, ГХАТ булеге, Бердәм Россия партиясе, “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге җитәкчеләре, котлауларын  җиткерделәр. Балаларга һәм әти-әниләргә ныклы саләмәтлек, шатлык-куанычлар, мул тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International