12 апрель көнне һәр елдагыча “Куркынычсыз көпчәк” район конкурсы булып узды. Кәүҗияк мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары дүрт төрле конкурста көч сынаштылар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, велосипедта фигуралы йөрделәр һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының оешуына 45 ел тулуга багышланган иҗади бәйгедә катнаштылар. Велосипедта фигуралы йөрү буенча кызлар арасында Фатихова Азалия 1 нче урынны, малайлар арасында Насибуллин Нияз 3 нче урынны алдылар. Барлык бәйгеләрнең нәтиҗәләреннән чыгып, команда беренчелегендә Кәүҗияк мәктәбе отряды 3 нче урынга лаек булды.