16 май көнне «Шафкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Май айлары-җырлы ай” дип исемләнгән ял концерты булып узды. Үзәктә ял итүче райондашлар, читтән килгән кунаклар җыр-биюләрне яратып кабул иттеләр. Концерт барышында тамашачылар өчен дә биюләр оештырылды.