Минем нәселем язмышы туган ягым язмышында.

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Фән һәм Мәгариф Министрлыгы белем бирү оешмалары укучылары арасында  нәселеңнен шәҗәрәсен төзү аша гаиләдәге рухи-әхлакый бердәмлекне формалаштыру максатыннан, “Минем нәселем язмышы туган ягым язмышында” дип аталган регионара генеалогик тикшеренүләр бәйгесе уздырды.

   Бу бәйгедә “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучысы Могыйнова Ләйлә Айрат кызы да катнашты (Җитәкчесе - Валитова Л.И.). Эшнең объекты  бабасының, бабасы бабасының яшәү тарихын өйрәнү булды. Һәм шулай  11 буын. Аның тикшеренүләре барлык гаилә әгъзаларында зур кызыксыну уятты:  һәркем нәселе турында  мәгълүмат җыюда үз өлешен кертте.

  Ләйлә, әлеге бәйгедә җиңеп, II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 нче елның 13 июнендә Казан шәһәрендә үтте. Тантаналы каршылау кысаларында шәһәр буенча экскурсия программасы оештырылган иде, ул Казан Кремле буенча ирекле йөрү белән тәмамланды. 

Әлеге бәйгедә Ләйләне җиңүе белән котлап, аңа алга таба иҗади уңышлар һәм яңа кызыклы эзләнү эшләре башкаруны  гына телисе кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International