Алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозу очракларына тап булганда, бу турыда ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Халык контроле» бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Кагыйдәләр бозуга алкогольле эчемлекләрне 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату, аны сату оешмаларының балалар, белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләренә якын урнашу-лары, лицензиясез сату итү, легаль булмаган алкоголь продукциясен сату һәм ташу керә. Болар турында хәбәр алынгач, алар тикшереләчәк һәм, хәбәрдәге фактлар дөреслеккә туры килгәндә, дәүләт алкоголь инспекциясе 1-3 мең сум күләмендә акчалата түләүләр дә башкарачак.