16 февраль көнне Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы Бөгелмә шәһәренең "ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм аларның балалары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт-күңел ачу программасы үткәрде.