Бүген, 2019 елның 18 апрелендә Чураш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәфина Нәдирә Сафа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көнендә аны муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, җирлек ветераннар советы рәисе Галия Нургалиева, Нәдирә Сафа кызына котлаулар белән бергә бүләкләр һәм ил Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Барлык катнашучылар аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.