Район мәктәпләрендә оештырылган җәйге лагерьлар үз эшләрен дәвам итәләр. Күтәмәле мәктәбе лагеренда да балалар өчен кызыклы чаралар үткәрелеп тора. 15 июньдә балалар тәрбиячеләр белән бергә Сарманның "Дулкын" бассейнында булып кайттылар. Бу сәяхәттән барысы да канәгать калды.