Бүген тыл һәм хезмәт ветераны, Герой ана - Гайфуллина Кәрим Сөләйман кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярны котларга Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г. Р. Гәрәева, «Татмедиа» АҖ филиалы «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» мөхәррире З. А. Шәрипова, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Г. И. Гарифуллина, хәрби-исәпкә алу өстәленең әйдәп баручы белгече З. Р. Зарипова, Җәлил шәһәр тибындагы поселогы ветераннар Советы Рәисе А. Г. Минһаҗева килгән иде.Юбиляр адресына җылы сүзләр,котлаулар яңгарады. Истәлекле бүләк һәм РФ Президенты В.В. Путиннан исемле котлау открыткасы тапшырылды.