13 нче ноябрь көнне Петровка-Завод авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Мостафин авыл клубы, Петровка-Завод, Янурыс, Яңа Әхмәт, Каташ-Каран, Ләке, Югары Чыршылы, Чукмарлы авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.