Иске Кәшер мәктәбе укучылары Әниләр көнен быел үзенчәлекле итеп , “Йөрәктән- йөрәккә” исеме астында үткәрделәр. 2019 нчы театр елын йомгаклап, һәрбер сыйныф әзерләгән үзенчәлекле матур тамаша Әниләребез күңеленә бик хуш килде.
Бәйрәм укучыларның иң якын кешеләренә кул җылысын саклаган чәчәкләр бәйләмен бүләк итү белән тәмамланды. Килгән кунаклар мәктәптән җылы хисләр белән таралдылар. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул.