Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында 2020 елның беренче парының никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген 2020 елның 25 гыйнварында шәһәр тибындагы Җәлил поселогында беренче парның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

ТАССРның 100 еллыгы һәм Сарман районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында беренче гаилә документын – никах теркәү турында таныклыкны  Аяз һәм Илзидә Габидуллиннар алды.
Бәхетле парларны тантаналы шартларда Җәлил поселогы башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы котлады. Гөлнара Ирек кызы тантананың сәбәпчеләренә "шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, бәхетле һәм озын гаилә тормышы теләде.
 ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гарифуллина Инзилә Әлфис кызы,шулай ук яшь парның туганнары һәм якыннары җылы теләкләргә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International