«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы» территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

26 март  көнне «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче  социаль ярдәм алучыларны коткару  һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар учреждение директоры тарафыннан расланган  биш этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә үткәрелде. Алдагы өч әзерлек этабы вакытында барлык категория хезмәткәрләрнең теоретик һәм гамәли яктан әзерлеге тикшерелде һәм объектны автоматик янгынга каршы саклау системасын тикшерү үткәрелде. Күнегүләрнең дүртенче этабында объектның кышкы бакча бүлмәсендә  ясалма рәвештә янгын чыганагы оештырылды. Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системалары тикшерелде, хезмәткәрләр  өчен тавышлы хәбәр бирү үзәгенен эшләү-эшләмәве, запас чыгу урыннары тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы сак хезмәтенә янгынның вакытын,  кайсы урында икәнен, оешманың адресын әйтеп хәбәр бирелде. Коткару буенча өйрәнү эшләре  хезмәткәрләрнең ишек алдында җыелуы белән төгәлләнде. Җитәкчелек тарафыннан өйрәнүләр тулысынча уңай яктан бәяләнде, хезмәткәрләрнең янгын булган  яки янгын чыгу куркынычы килеп туган очракта мөстәкыйль карарлар кабул итү күнекмәләре, дөрес юнәлештә хәрәкәт итү  һәм янгынны кисәтү яки бетерү буенча чаралар күрү – дөрес юнәлештә дип табылды. Янгынга карты автоматлаштырылган система үз вакытында эшләде, алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International