Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, һәр сишәмбедәге кебек үк, гражданнарны кабул итте. Кабул итү бүген традицион форматларыннан аерылып торды, чөнки ул видеоэлемтә режимында узды. Кабул итүгә районның 3 кешесе язылган иде. Алар барысы да тыңланылды. Һәр мәсьәлә буенча җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.