ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Быел Сарман районы ветераннар советы оешуга – 30 ел. Шушы уңайдан, 3 нче октябрь көнне район мәдәният йортында “Хөрмәтебез сиңа, ветеран!” дип исемләнгән бәйрәм-тамаша булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы советы рәисе Х.Г. Иштиряков, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай районнарының ветераннар советы рәисләре катнашты. Районның һәр оешмасы үзләренең ветераннарын котлады, аларга рәхмәтен белдерде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм район сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында  Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Р.Р. төрле сәбәпләр аркасында китапханәгә йөри алмаучы китап укучыларның өйләрендә булды. Хәлләрен белешеп,   “Шәһри Казан ” газетасына күзәтү ясады.

Кичә Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International