ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

       Тышта алтын көз! Көз җиткәч табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән өйгә йөреп күңел ачалар.

      Балалар бакчаларында да бу көн бик истәлекле утә. Төрле ярышлар, җыр- бию, санамышлар белән үрелеп барган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килә. Ә әлеге бәйрәм алдыннан балалар,  әти- әниләр белән бергәләп бик күп төрле матур эшләнмәләр ясыйлар.

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап көзге хезмәткә.

Кичә, 31 октябрь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә татар халкының бөек композиторы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе уздырылды. Бүген, 1 ноябрьдә, аның тууына 111 ел тулды. «Еллар һәм җырлар» дип исемләнгән элеге чарага Сара Садыйкованың күренекле кызы – балерина Әлфия Айдарская килгән иде.

31 октябрь конне Илексаз авылы халкы мэдэният йортында, яна тошерелгэн Айсылу” нэфис фильмын карадылар, без бу фильмны авыл мэдэният йортлары экраннарында курсэтуне атна дэвамында оештырдык, алдагы коннэрдэ Мортыш-Баш,  Саклаубаш, Солек мэдэният йортларында булачакбыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International