ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15 май көнне опека бүлеге специалистлары тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар. Сарман районы Ләке авылында Николай һәм Антонида Борисовларның бергә гомер кичерүләренә ­– 60,  Демьян һәм Федора Маловларның гаилә коруларына 60 ел тулды. Алар гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт итеп лаеклы ялга чыкканнар. Ике гаилә дә тату, авылдашларына, яшь буынга үрнәк булырдай гаилә. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.

15 май конне халыкара гаилэ коенэ багышлап " Пар канатлар" кичэсе узды. Ул Фаяз хэм Флера Харисовлар гаилэсенэ багышланды.

16 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды.

16 май көнне «Шафкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Май айлары-җырлы ай” дип исемләнгән ял концерты булып узды. Үзәктә ял итүче райондашлар, читтән килгән кунаклар җыр-биюләрне яратып кабул иттеләр. Концерт барышында тамашачылар өчен дә биюләр оештырылды.

          "Сарман" кинотеатрында учреждение коллективларына   "Собибор" исемле нэфис фильм курсэту дэвам итэ: 16 май конне библиотека,  район мэдэният йорты коллективларына; 17 майда ветлечебница, сэнгать мэктэбе коллективларына курсэтелэчэк.

Усай авылынын Советская урамына таш жэелде

Гаилә көне уңаеннан Саклаубаш авыл китапханәсендә актив укучы гаиләләр өчен «Гаиләм- җылы учагым» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Кичә өчен махсус “Гаилә-тормыш нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

15  майда "Сарман" кинотеатрында Сарман аграр коллияте студентларына  "Собибор" исемле нэфис фильм курсэтелде.

15 май көнне Бассейн артындагы ял паркында Гаилә көне уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Флешмоб бию белән башланган бәйрәм район мәдәният йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән күңелле уеннар балаларның матур җырлары белән дәвам итте. Уеннарда әти-әниләр балалар да бик теләп катнаштылар. Иң җитезләргә бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International