26 апрель көнне район мәдәният йортында «Җырлы балачак илендә» XV районкүләм сәләтле балалар бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Балаларны район мәдәният бүлеге баш белгече Галләмова Алсу Әхсән кызы котлады. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлеге һәм «Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе»нең (РМЙ) диплом һәм сертификатлары тапшырылды.