Җәлил гимназиясендә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә төрле чаралар үткәрелде. 1-6нчы сыйныф укучылары өчен Г. Тукай әкиятләренә нигезләнеп әзерләнгән "Могҗизалар төне" исемле спектакль күрсәтелде. Аны 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары әзерләде. 7,8 нче сыйныфлар катнашында "Тукай эзләре буйлап" викторинасы, 9 һәм 10нчы сыйныфлар арасында шагыйрь иҗатына , тормыш юлына багышланган "Безнең уен" интеллектуаль уены үткәрелде.