Үрнәк авылынан Сафин Равил Гата улының 90 яшьлек юбилее

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

28 апрель көнне Үрнәк авылында яшәүче Сафин Равил Гата улына 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрдәнова Розалия Раиф кызы котлады һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы да кушылды. Алар ветеранга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International