Совет көчләренең Әфганстанга керүенә 35 ел тулу датасын искә алу уңаеннан Морбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре , түгәрәкләргә йөрүче балалар Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов белән Игәнәбаш авылында әфганчы Алмаз Шиһаповның әнисе Мөслимә апа янында булып, хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Алмаз Шиһапов 1 ел элек вафат булган. Мөслимә апа улы турында истәлекләр белән уртаклашты.